Мы в социальных сетях

Яр Чаллыга Яңа Куйбышевтан делегация килде. Эшлекле визитны шул шәһәр башлыгы Сергей Марков җитәкли. Мэриядә кунакларга Чаллыга багышланган презентация күрсәттеләр. Очрашуның модераторы булып Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова тора. Кабул итүче як арасында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова да бар иде.

Очрашу барышында чаллылылар хезмәттәшләренә муниципаль идарәнең иң яхшы проектларын тәкъдим иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова шәһәрнең икътисадый потенциалы, сәнәгать җитештерүләренең динамикасы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.

 Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова «Халык контроле»Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында эшләү белән таныштырды. Чаллылылар әлеге ресурсны актив кулланучылар булып тора. Бүген Яр Чаллы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында гаризаларны үтәү буенча лидерлар өчлегенә керә.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова «Инцидент-менеджмент» федераль системасында эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Әйтик, 2019 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитет адресына биш меңгә якын мөрәҗәгать керде, барысына да оператив рәвештә җавап бирелде. Кунакларга "ВКонтакте"дагы Яр Чаллы шәһәре администрациясе төркеме халык белән кире элемтә өчен мәйданчык буларак тәкъдим ителде.

Башкарма комитетның икътисадый анализ һәм пропагандалау бүлеге башлыгы Әлфия Кондрабаева торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. 

Кунаклар алдында шулай ук «Имин шәһәр» автоматлаштырылган программа комплексы эше турында Шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе директоры Илнар Минһаҗев чыгыш ясады. «Имин шәһәр» программасы шәһәрдә 2015 елдан бирле эшли. Аның максаты-чаллылыларның иминлеген тәэмин итү өчен бердәм коммуникацион мохит булдыру. Видеокамералар йортларда, социаль-мәдәни объектларда урнаштырыла. Алар йорт, парковка, балалар мәйданчыгы, ишегалдын видеокүзәтү астына алырга мөмкинлек бирә. Бүген Яр Чаллыда «Имин шәһәр» системасына 522 күп фатирлы йорт тоташтырылган, бу 1549 видеокүзәтү камерасы һәм 71 социаль объектның 574 камерасы.

Яр Чаллы һәм Тукай районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәтен булдыру һәм эш тәртибе турында "Янгын сүндерү-коткару отряды" директоры Зөфәр Газизов сөйләде.

Яр Чаллыда кунаклар шулай ук КИП «Мастер», ИТ-парк, Орган залы, БСМП, 42 нче мәктәп, балалар бакчалары белән танышачаклар. «Россия эше» кадрлар үзәге эше белән танышачаклар.

Сишәмбе, 3 март 2020, 17:02