Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда Автозавод районы халкы өчен бәйрәм концерты булды. Район администрациясе башлыгы Винер Харисов залда утыручыларны котлап: «Ватанны саклаучылар көнендә без кадерле ветераннарыбызны искә алабыз. Үз иле һәм халкы өчен яшьлекләрен һәм сәламәтлекләрен корбан иткән кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Батыр, кыю һәм нык булыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сез - илебез горурлыгы, чын мәгънәсендә - геройлар, барыбыз өчен дә үрнәк».

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугыш ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, Россия Федерациясе Президенты Указы белән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 еллыгы» юбилей медале гамәлгә куелды. Сәламләү сүзләреннән соң, Винер Харисов 11 Бөек Ватан сугышы ветеранына юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук бәйрәм кысаларында шәһәр халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән актив социаль-әһәмиятле иҗтимагый эшчәнлек өчен мэрның Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр дә булды бу – Яр Чаллы шәһәренең «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе» муниципаль автоном учреждениесе директоры Рамил Касыймов һәм аның урынбасары Марсель Сафин. 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Автозавод районы администрациясе башлыгының Рәхмәт хаты белән «Орион» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Игорь Жуков бүләкләнде. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» респукблика конкурсының «Ир-ат-лидер» номинациясендә «ТИСБИ» Университеты директоры урынбасары Ренат Гариповка район туры җиңүчесе дипломы тапшырылды. 

Бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Җомга, 21 февраль 2020, 17:19