Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Wildberries кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен вебинарлар оештыра. МОНОГОРОДА.РФ һәм Россиянең иң эре Wildberries онлайн-ритейлеры хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Хәзер моношәһәрләрдән килгән продукция #СделаноВмоно бренды астында онлайн-ритейлерның электрон сәүдә мәйданчыгында тәкъдим ителергә мөмкин.

Эшмәкәрләр бизнесны үстерү максатларында Wildberries цифрлы платформасын куллану мөмкинлекләре, шул исәптән интернет-кибет эшчәнлеге һәм хезмәттәшлекнең өстенлекләре; Wildberries товарларын тәэмин итүче сыйфатында теркәү процессы;  товарлар белән тәэмин итүчеләр порталы (күп функцияле веб-ресурс) белән хезмәттәшлек итү (Wildberries партнерларына үз товарларын планлаштырырга, товар әйләнеше белән идарә итәргә, бәяләрне көйләргә, сатуларны анализларга, сатып алучылар белән элемтәне сакларга) мөмкинлеге бирүче күп функцияле веб-ресурс һ.б. белән танышачаклар.

Вебинарлар 10, 17 февраль көннәрендә 11:00 сәгатьтә узачак. Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://streams.wildberries.ru/welcome/monogoroda.

Дүшәмбе, 10 февраль 2020, 10:07