Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сарае ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан татар телендә «Шигърияттә – туган җирем» дип исемләнгән читтән торып шигырь уку конкурсы уздыра. Конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. 

Катнашучының конкурс эше булып дүрт минутка кадәр дәвам иткән иҗади чыгышның видеоязмасы санала. Гаризалар 20 февральгә кадәр dk-energetik@inbox.ru электрон почтасына кабул ителә, тулырак мәгълүмат 8(8552)70-16-24 телефоны буенча. Конкурс турында нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Конкурсның максаты – татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү, балаларны һәм яшьләрне социаль иҗат, әхлакый һәм гражданлык тәрбиясе өлкәсенә җәлеп итү.

Дүшәмбе, 10 февраль 2020, 15:23