Мы в социальных сетях

Бүген иртән Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Җәмигъ мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә булачак мәчетнең каркасын төзү эшләре бара.

Мәчет төзелешенә символик таш салу тантанасы 28 ел элек, 1992 елда ук булды. Эшләр 2007 елда яңартылды. Ул вакытта төзелеш мәйданында әзерлек эшләре барды. 2017 елда фундаментны –  объектның нуленче циклын һәм түбән катын төзү эшләре тәмамланды. Төзелеш эшләрен дәвам итү өчен 2019 елда мәчет бинасының каркасын һәм тышкы контурын төзү буенча смета документациясе эшләнде. Проект Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Бу максатларга 244 млн сум тирәсе акча кирәк. Бүген 200 куб. метр колонна монтажланган. Тимер-бетон конструкцияләрне монтажлау дәвам итә.

"Идея дөрес. Бездән башка тагын кем. Бу объектны төзүчеләр белән бергә башкарып чыгарга омтылачакбыз, бу бик мөһим эш. 28 ел элек биредә, Чаллыда, яңгыраган яхшы идеягә әйләнеп кайтырга тырышырбыз. Тантаналы шартларда шәһәр халкын җыйдык. Әлеге объект төзелешенә үз өлешебезне кертү өчен предприятиеләр җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына мөрәҗәгать итәчәкбез", – диде Наил Мәһдиев.

Әйтергә кирәк, Җәмигъ мәчетен төзү бары тик мәхәллә кешеләре биргән сәдака акчасына гына алып барыла. Җәмигъ мәчете комплексы төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов соңгы вакытта иганәләр саны шактый артты, дип сөйләде: «Объект җир астыннан калкып чыгуга, бездә гади кешеләрдән кергән сәдака саны артты. Узган елда, 2018 ел белән чагыштырганда, акчалата ярдәм керүе ике тапкыр артуын без зур канәгатьләнү белән билгеләп үтәбез.  Бу безне бик рухландыра шуңа күрә алга таба да эшләр яхшы барыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.

Мәчетнең дүрт минаретыннан икесенең биеклеге 76 метр тәшкил итәчәк. Анда бер үк вакытта 3 200 кеше сыя ала. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйданда дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә якын дин тотучы урнаша алачак. 

Шимбә, 1 февраль 2020, 09:45