Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның 1 гыйнварыннан Яр Чаллыда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары эшли башлады. Беренче бала туганда айлык пособие бирү шартлары турында Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина сөйләде.

"2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балага айлык пособие гаиләләренең җан башына уртача кереме 20 170 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә һәм 9 373 сум күләмендә түләнә. Керемнәр турында белешмә, элеккегечә, 12 ай өчен кабул ителә. Башка үзгәрешләр юк. Бу пособие, нәкъ менә беренче балаларын тәрбияләүче гаиләләр өчен өч елга кадәр озайтылды. Быел туган балаларга пособие бер елга билгеләнә, бер елдан соң ата-аналар яңадан ике елга кадәр һәм өч елга кадәр пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Балалары элегрәк туган һәм аларга пособие яшь ярымга кадәр билгеләнгән ата-аналар, балага яшь ярым тулгач матди ярдәм бүлекчәсенә киләләр,  шулай ук керемнәр турында мәгълүмат тапшыралар", - дип аңлатты Ирина Скрябина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, икенче балалары туган гаиләләр ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә торган пособиегә исәп тота ала. Түләүләр буенча аларга Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 10:07