Мы в социальных сетях

"Заман" яшьләр үзәгендә «Туган шәһәр урамнары буйлап» дигән интеллектуаль квест оештырылды. Проект КАМАЗ төзелешенә 50 ел һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Проектта катнашучылар Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше һәм үсеш тарихы, Фикрәт Табиев, Евгений Батенчук, Рәис Беляев, Лев Васильев кебек легендар шәхесләр, шәһәр һәм КамАЗны беренче төзүчеләрнең тормыш девизы турында белделәр. Укучылар беренче төзүчеләр яшәгән вагончикта да булдылар. Барлык алган белемнәрен алар викторинада кулландылар, җиңүчеләр «Заман» яшьләр үзәгеннән символик бүләкләр алдылар.

«Туган шәһәр урамнары буйлап» квесты бушлай оештырыла һәм «Заман» яшьләр үзәгендә атна саен, пәнҗешәмбе көнне уза.

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 09:02