Мы в социальных сетях

7 нче балалар сәнгать мәктәбендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Җырлаучы Чаллы" IV шәһәр хор музыкасы фестиваленең беренче конкурс көне узды. Конкурсның максаты – хор сәнгате традицияләрен популярлаштыру һәм үстерү, балаларны иҗади ярышка җәлеп итү. Быел конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгы эгидасы астында уза. Шуңа күрә хәрби тематикага җырлар башкару мәҗбүри шарт булып тора. Конкурска шәһәрнең кырык тугыз мәктәбеннән 50 хор коллективы заявка бирде бу – 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 10, 11, 12, 15, 17, 18, 20, 21, 22, 23, 25, 26, 28, 29, 30, 31, 32, 34, 35, 37, 38, 39, 40, 41, 42, 44, 46, 49, 52, 53, 54, 55, 56, 57, 58, 60, 64, 76, 77, 78, 82, 84 гомуми белем бирү учреждениеләре. 

 Конкурска нәтиҗәләр февраль аенда Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак Гала-концертта ясалачак.

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнвар 2020, 14:00