Мы в социальных сетях

5 нче балалар техник иҗаты үзәгендә робототехника буенча шәһәр ярышлары узды. Ярышларда 3-11 сыйныф укучылары арасыннан 70тән артык укучы катнашты алар – 11, 30, 37, 39, 41, 45, 50, 60 мәктәптән; 54, 57, 76, 2, 78 гимназиядән; Кванториум, Техноград, 5 нче балалар техник иҗат үзәге, 36 нчы инновацион технологияләр лицееннан.

Ярышлар шәхси зачетта 4 номинация буенча узды: «Интеллектуаль ярышлар», «Робот-официант», «Робот Валли», «Иҗади проектны яклау». Иҗади проектларны яклауда 19 кеше катнашты. Эксперт комиссиясенә шулай ук «Робот – ярдәмчеләр» проектлары да тәкъдир ителде. Җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2020, 14:36