Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллылыларга бозга чыгу куркынычы турында хәбәр итәләр. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Түбән Кама сусаклагычының түбәнге бьефы территориясенә  – аеруча куркыныч билгесен куйды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, боз калынлыгы 5 см дан артмый. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,ныгып җитмәгән бозга чыккан өчен өч меңнән алып дүрт мең биш йөз сумга кадәр штраф каралган; вазыйфаи затларга штраф - сигез меңнән алып унике мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөз меңнән алып дүрт йөз мең сум тәшкил итә.

 Моннан тыш, кешеләргә машиналарны сулыклар янында калдыру тыела. Транспорт чаралары су кырыннан 200 метр ераклыкта булырга тиеш. Моның өчен шулай ук штраф каралган. Гадәттән тыш хәл булган очракта чаллылыларга «112» телефоны буенча бердәм коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2020, 11:15