Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Балкыш» ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу концертлары узачак. Фестиваль ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Анда катнашу өчен пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручылар, чакырыла. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: ялгыз башкару, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор коллективлары, поэзия, нәфис сүз, хореография, оригиналь жанр.

Фестивальнең беренче этабы 2020 елның 19 февралендә «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында узачак. Икенче, зона этабы вакытында, лауреатлар концерты узачак, ул  2 апрельдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда үткәрелә. 2020 елның май һәм октябрь айларында Казанда йомгаклау этабы кысаларында фестиваль лауреатлары катнашында гала-концертлар узачак.

Жюри башкару осталыгының дәрәҗәсен, башкаруның үзенчәлеген (техника, эмоциональлек, артистизм); чыгышны бизәү (сәхнә костюмы, музыкаль озата бару, реквизит, район тормышындагы ролик); башкарыла торган әсәрләрнең ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фестиваль тематикасына туры килү-килмәвен бәяли.

«Балкыш» фестивалендә катнашырга теләгән чаллылыларга 10 февральгә кадәр яшәү урыны буенча ветераннар Советына чыгыш ясау программаларын тәкъдим итәргә кирәк. Гаризада предприятие, оешма, башкаручының исем-фамилиясен, коллективның исемен, катнашучыларның яшен күрсәтергә кирәк.

Автозавод районының Ветераннар советы: Ш.Усманов ур., 112 (49/09) гаризалар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 9:00дан 13:00 сәгатькә кадәр кабул итә, белешмәләр өчен телефоннар: 57-69-50, 56-15-30.

Үзәк район ветераннар советы: Энтузиастлар бульвары, 11 йорт (3/08) сишәмбе һәм җомга көннәрендә 9:00дан 13:00 сәгатькә кадәр гаризалар кабул итә, белешмәләр өчен телефон: 47-55-46.

"Яр Чаллының Комсомол районы ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе" җирле иҗтимагый оешмасы дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә шулай ук 9:00-13:00 сәгатьләрдә Муса Җәлил проспекты, 56 (8/7, 4,5 кат) адресы буенча гаризалар кабул итә, белешмәләр өчен телефон:46-89-75.

Дүшәмбе, 10 февраль 2020, 11:55