Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/01 йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды. Яңа йортка күчүчеләрне Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Домкор» төзелеш компаниясе генераль директоры Мөнир Гайнуллов котлады. 257 Чаллы гаиләсе фатир ачкычлары алды.

«Без барыбыз да яшь булдык, арендага алынган фатирларда һәм тулай торакларда яшәдек. Шуңа күрә үз фатирыңнан ачкычлар алу – һәр гаилә тормышында истә калырлык, әһәмиятле вакыйга. Без сезнең белән бергә заманча, якты, уңайлы йортка күчүегезгә шатланабыз. Сүз дә юк, без бу микрорайонда социаль объектлар барлыкка килсен өчен бурычлар куябыз. 1 сентябрьдә биредә 1224 урынга исәпләнгән мәктәп ачтык. Бу илдә иң яхшы мәктәп. Ишегалдын әйләнеп узсаң, анда балалар бакчасы булачак. Йорт янында спорт мәйданчыгы барлыкка килүе дә яхшы күренеш. Мин һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрүен телим. Бу фатирларда балаларның шатлыклы авазы хөкем сөрсен", - диде шәһәр башлыгы.

 Төзүчеләр10 катлы 7 подъездлы йортны тиешле срогыннан өч ай алдан тапшырдылар. Йортны файдалануга тапшыру актына ел ахырында кул куелды. «Домкор» төзелеш компаниясе генераль директоры Мөнир Гайнуллов билгеләп үткәнчә, социаль ипотека төзелеш үсешенең драйверы булып тора. "Безнең өчен социаль ипотека программасы буенча төзелеш күләмнәре биш тапкыр диярлек арту – зур бәхет. "Домкор"ның зур коллективы эш алды. Мин бу шәһәрдә 40 елга якын яшим. Бу вакыт эчендә мондый күләмнәр КАМАЗ заводы төзелеше вакытында гына булды, ул вакытта күп санлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары тапшырылды. Шәһәр яңара, матурлана. Өч ел элек кыр булган җирдә бүген – матур микрорайон пәйда булды"–, дип ассызыклады Мөнир Гайнуллов.

Яңа төзелештәге фатирларның күбесе –102 фатир ике бүлмәле. 74е өч бүлмәле, 44е бер бүлмәлеләр, 37се – дүрт бүлмәлеләр. Барлык фатирлар да чиста бизәкләү эшләре белән тапшырылды.

Наил Мәһдиев бинаның эчке ягын карап чыкты һәм дүрт бүлмәле фатир хуҗаларында – Мөбарәкшиннар гаиләсендә кунакта булды.

63/01 йорт ишегалдында заманча балалар мәйданчыклары урнаштырылган. Моннан тыш, яңа микрорайонда иң зур балалар бакчасы – «Сабантуй», шулай ук 42 нче яңа мәктәп урнашкан.

2020 елда социаль ипотека программасы буенча 2019 елда төзелә башлаган ике торак йортны төзеп бетерү планлаштырыла. Бу 594 фатирлы 63/21 һәм 63/23 йортлар. Билгеләп үтик, 2019 елда Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 1336 фатирлы биш торак йорт тапшырылган.

Сишәмбе, 21 гыйнвар 2020, 17:05