Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Бигеш» аэропортында «Дакар-2020» ралли-марафонында 17 нче тапкыр җиңүчеләрне, «КАМАЗ-мастер» командасын каршы алдылар. Команданы котларга Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильев, спортчыларның туганнары һәм дуслары, шулай ук җанатарлар һәм журналистлар килгән иде.

"КАМАЗ" - безнең милли байлыгыбыз. Татарстан җиренең чын батырлары - Чаллы егетләре өчен горурлык хисләре кичерә. Без алар белән горурланабыз. Ярты миллионлы автокала исеменнән лаеклы җиңү өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Без сезне яратабыз һәм алга таба да, КАМАЗ һәм шәһәр белән бергә, Бөек Россияебезне, туган Татарстаныбызны һәм безнең Яр Чаллы шәһәрен данларбыз дип өметләнәбез. Бәйрәм белән, җиңү белән, кадерле дуслар", - диде Наил Мәһдиев, халыкара ралли триумфаторларын котлап.

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, үз чиратында, ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм җиңү белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, 5 нче гыйнвардан 17 нче гыйнварга кадәр танылган «Дакар-2020»халыкара ралли-марафоны узды. Беренче тапкыр автоузышлар Согуд Гарәбстаны территориясендә үткәрелде.

42 нче марафонга старт 5 гыйнварда Джиддеда – Согуд Гарәбстанының төп икътисадый төбәгендә бирелде. 12 этап эчендә катнашучылар тугыз мең километрны уздылар. Командалар 17 гыйнварда Аль-Киддиеда финишка килеп җиттеләр.

«КАМАЗ-мастер» командасы узышта КАМАЗ-43509 спорт йөк машиналарында 4 экипаж составында тәкъдим ителде. Команданы: «Дакар»ның гамәлдәге чемпионы Эдуард Николаев, «Ефәк юл-2019» раллиенда җиңүче Антон Шибалов, шулай ук Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников тәкъдим итте.

Ралли-марафон нәтиҗәләре буенча йөк машиналарының гомуми зачетында «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы җиңү яулады, икенче урында шулай ук – «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы, өченчедә – Беларусь пилоты Сергей Вязович.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 12:08