Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбир Минач улы Сафин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән  юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Фәнүзә Грызлова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Хәбир Минач улы ТР Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылында туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын, аннан фабрика-завод училищесын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1952 елда Рауза Габдулла кызына өйләнә һәм гаиләсе белән Чистайга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Хәбир Минач улы сәгать заводында слесарь булып эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Хәбир Минач улы Сафин Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шимбә, 18 гыйнвар 2020, 11:20