Мы в социальных сетях

«Орион» яшьләр үзәге чаллылылардан «Чәк-чәк» төбәк гаилә фестиваленең муниципаль этабында катнашуга гаризалар кабул итә. Катнашучыларга гаилә фильмы идеясен уйлап табарга, видеоны төшерергә һәм монтажларга, гариза җибәрергә һәм фильмга сылтама беркетергә кирәк. Бер роликның (фильмның) озынлыгы өч минуттан артмаска тиеш. Видеороликлар avi, mp4 форматында кабул ителә. Эшләрне "облако"да урнаштырырга (mail.ru Яндекс.диск, Google Диск), әлеге видеога сылтаманы гаризада күрсәтергә кирәк. 

Гариза тутыру ысулын һәм фильмга сылтама беркетүне монда карарга була.

Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2020, 17:11