Мы в социальных сетях

Шәһәребездә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып барырга теләүче предприятиеләр өчен таләпләр кимегән. РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 27 декабрендәге карары белән резидентлар өчен инвестицияләр күләме һәм эш урыннары булдыру буенча таләпләр үзгәрде. Әйтик, капиталь кертемнәрнең минималь күләме 50 млн сумнан 20 млн сумга кадәр, ә эш урыннары белән тәэмин итү 30 млн сумнан 15кә кадәр киметелде. Моннан тыш, хәзер мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр ТОСЭР резидентлары була ала. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта «Яр Чаллы» ТОСЭРы җәлеп ителгән инвестицияләр күләме һәм яңа эш урыннары саны буенча Россиянең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре арасында лидерларның берсе булып тора. Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллы Россиянең тиз үсә торган шәһәрләре рейтингында бизнес-җәлеп итү буенча Россиядә лидер булды.

Пәнҗешәмбе, 9 гыйнвар 2020, 08:38