Мы в социальных сетях

Туучылар санының иң югары дәрәҗәсе Яр Чаллы, Стәрлетамак, Ставрополь, Нижневартовск һәм Махачкалада күзәтеләчәк. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары, 250 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә яшәгән 19-39 яшьлек гаилә парларын анализлап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. 2020 елда бала тууны гаилә парларының 9%ы югары яки шактый югары ышаныч дәрәҗәсе белән планлаштыралар. Бу хакта алар сораштыру барышында экспертларга хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда беренче бала 6 гыйнварда КБМҮдә туды. Әмир 1 гыйнварда төнлә дөньяга килде. Аның авырлыгы 3388 грамм, буе 54 сантимер. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче яшь гаилә өчен икенче бала булды.

Пәнҗешәмбе, 9 гыйнвар 2020, 08:22