Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Михаил Афанасьевич Илларионов – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Михаил Афанасьевич ТАССРның Тельман районы Кирпичный авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. 1942 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары техникумга укырга керә. 1950 елда «Техник-коючы» белгечлеге буенча диплом ала. Златоуст шәһәренә Ленин исемендәге заводка җибәрелә, анда өч ел мастер булып эшли. 1953 елда Казакъстанга чирәм җирләрне үзләштерүгә китә, ә 1974 елда КАМАЗ төзелешенә килә. Лаеклы ялга чыкканчы кою заводында эшли. 

Ветеранның ике баласы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Михаил Афанасьевич «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән 28 нче микрорайон территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Люзия Мостафина һәм Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котладылар.

Дүшәмбе, 6 гыйнвар 2020, 12:37