Мы в социальных сетях

2020 елның 1 гыйнварыннан алып 8 гыйнварына кадәр участок табиб-терапевтларының, гомуми практика табибларының һәм табиб-педиатрларның кизү торуы 9:00дан 14:00 сәгатькә кадәр олылар һәм балалар поликлиникаларында оештырылачак. Өйгә табибны 13:00 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин булачак.

Балалар поликлиникаларында офтальмологлар чират графигы буенча 9:00дан 14:00 сәгатькә кадәр кизү торачак. 2 гыйнвар - 5нче балалар шәһәр поликлиникасы, 3 гыйнвар - Кама балалар медицина үзәге, 4 гыйнвар - 4нче балалар шәһәр поликлиникасы, 5 гыйнвар - 6нчы  балалар шәһәр поликлиникасы, 6 гыйнвар - 2нче балалар шәһәр поликлиникасы, 7 гыйнвар - Кама балалар медицина үзәге, 8 гыйнвар- 3нче балалар шәһәр поликлиникасы.

Сишәмбе, 7 гыйнвар 2020, 08:34