Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Техническая урамы КАМАЗ проспекты дип үзгәртелә. Карар бүген Шәһәр Советының XXXV утырышында кабул ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр топонимик комиссиясенең Техническая урамын КАМАЗ проспекты дип үзгәртү турындагы тәкъдиме шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында каралды. Депутатлар бу тәкъдимне хуплады.

"Хәсән Туфан проспекты тәмамланган урында иртәгәдән КАМАЗ проспекты булачак. Анда Фәнни-техник үзәк, "Ремдизель" һәм автомобиль төзелешенә кагылышлы башка предприятиеләр бар. КАМАЗ проспекты бездә, Чаллыда «Европа форматындагы» дип әйтергә яраткан, иң яхшы төзекләндерелгән урамнарның берсе булачак. Бер ел элек без анда җитди финанс ресурслары керттек – 300 млн сумнан артык. Анда яктырту, светофорлар, борылышлар, яшел үсентеләр барлыкка килде. Бу урам безнең легендар КАМАЗга бик тә лаек", - диде Наил Мәһдиев.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 12:08