Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

330 яшь чаллылы Казанда узган республика Яңа ел чыршысында катнашты. Ул быел 19нчы тапкыр узды. Гадәттәгечә барлык балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Чара башланыр алдыннан ул балалар белән очрашты, алар арасында балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле ярышлар һәм олимпиадалар призерлары бар иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел республика чыршысы өчен авторлык сюжеты һәм музыкасы белән уникаль боз әкияте-мюзиклы булдырылды. Сәхнәдә әкият геройлары һәм татар мәдәнияте легендалары гына түгел, ә башка көтелмәгән персонажлар да барлыкка килде. Шоу «Татнефть-Арена» боз катламында узды, ул әкияти сюжет проекты өчен зур экранга әверелде.

2019 елда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Республика чыршы бәйрәменә тамашачыларны теркәү өчен онлайн-платформа проектын сынады.

Яңа елны бәйрәм итү традициясенә Татарстанның төрле районнарыннан килгән балаларны бер мәйданчыкта җыеп, 2000 елда нигез салынган иде. Быел сайлап алу технологиясеннән тыш, иҗади состав концепциясе дә яңартылды. Чыршы бәйрәменең төп кунаклары гадәттәгечә Кыш бабай белән Кар Кызы һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов булды. 

«Сезне чын күңелдән Республика Яңа ел чыршысында сәламлим. 2019 ел – WorldSkills чемпионаты елы һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Илкүләм җыелма команданың җиңүенә республикабыздан катнашучылар зур өлеш кертте, алар янында һәрвакыт ата-аналар, педагог-остазлар һәм волонтерлар булды. Россиядә Театр елы тәмамланды, аның кысаларында Татарстанда кызыклы, креатив театр проектлары гамәлгә ашырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов, залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Бәйрәм программасы ахырында һәр тамашачы республика символы – ак барс рәвешендә татлы Яңа ел бүләге алды.

ТР президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү мөһим һәм әһәмиятле вакыйга булачак. Ул балаларга үз-үзләренә ышанырга, үз алдына зур максатлар куярга һәм кыю рәвештә аларга ирешүләрен теләде. Рөстәм Миңнеханов залда җыелучыларның барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 11:32