Мы в социальных сетях

РФ Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, шәһәр мохитенең сыйфат индексы буенча Яр Чаллы 202 балл алган һәм рейтингның дүртенче баскычын яулаган. Бәяләү түбәндәге күрсәткечләрдән формалашкан: торак, юл-урам челтәре, шул исәптән юллар эше, җәмәгать транспорты тукталышлары, юл-транспорт һәлакәтләре саны, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре янында хәрәкәт куркынычсызлыгы, мәдәни-ял һәм спорт инфраструктурасының төрлелеге һәм һәркем файдалана алырлык булуы. Шулай ук балаларның мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратлары да исәпкә алынган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Иннополис шәһәре максималь 217 балл җыйды. Икенче урында - 205 балл белән Әлмәт шәһәре. Өченче урында - Яр Чаллы кебек үк 202 балл җыйган Бөгелмә шәһәре, әмма ул халык саны 50дән 100 меңгә кадәрге шәһәрләр категориясендә. Казан 190 балл җыйды һәм алтынчы урынны алды.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 09:52