Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген журналистлар өчен узып баручы елга йомгак ясауга багышланган традицион матбугат конференциясе уздырды. Төзелеш комплексы турында сөйләгәндә, ул социаль ипотека программасы буенча торак тапшыруга аерым игътибар бирде. Агымдагы елда Яр Чаллыда биш йорт яки 1336 фатир төзелгән. "Бу  бюджет хезмәткәрләренә, безнең шәһәргә җәлеп ителә торган табибларга, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә, шул исәптән камазлыларга да торак алу өчен яхшы мөмкинлек. Шушы көннәрдә генә без Рөстәм Нургалиевич белән бергә 63/12 йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнаштык. Анда 357 фатир исәпләнә. Инвестицияләр суммасы – 683 млн сум шушы көннәрдә 63/01 йортын тапшырачакбыз. Чиратта 3400 чаллылы иде, хәзер алар кими һәм 1900 кешене тәшкил итә. Шуңа күрә ел, социаль ипотека буенча гражданнарны торак белән тәэмин итү күзлегеннән караганда, уңышлырак", - дип билгеләде шәһәр башлыгы. 

Ул шулай ук быел Яр Чаллыда тагын бер яңа мәктәп һәм 1440 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзелүен искәртте, шуларның 780е ике яшьтән алып өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Тугыз мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә 125 урынга исәпләнгән биш ясле төркеме ачылды. «Тагын 900 урын булдырдык. Бездә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар урыннар белән тулысынча тәэмин ителгән булса, ике яшьтән өч яшькә кадәрле балалар әле 43%ка гына тәэмин ителгән», - диде Наил Мәһдиев, якындагы ике елда тагын җиде балалар бакчасы төзү планлаштырыла, дип ассызыклады.


Чәршәмбе, 25 декабрь 2019, 16:33