Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән матбугат конференциясе барышында журналистлар шәһәр ишегалларында парковка урыннары проблемасын хәл итү белән кызыксындылар. Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта Яр Чаллыда җиде паркинг төзелүе турында сөйләде. "Бүген алты паркинг төзелде, алар 20% тулган. Кызганычка каршы, кайбер машина хуҗаларында әдәплелек юк. Машиналарны 2-3 млн сумга сатып алалар, әмма ул урамда тора. Һәркем үз автомобилен подъездга керү юлында торырга тиеш, дип саный. Мин моны үзем дә күрәм. Минем тәрәзәләр Чулман проспектына чыга. Ипподром янында автостоянка бар, ул 40%ка тулган, әмма машиналарның күпчелеге ишегалдында тора. Үзебез төзүчеләрдән паркинглар төзүләрен сорыйбыз. Алар бар, әмма буш", - дип билгеләде мэр.

Чәршәмбе, 25 декабрь 2019, 15:58