Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонында һәм Сидоровка бистәсендәге Яңа ел чыршылары бәйрәм утларын кабызды. Ачылу тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова катнашты.

"Бу территория микрорайонда яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнүен күрү бик шатлыклы. Өч ел элек биредә төзекләндерү юк иде. Без бирегә җитди акча гына түгел, ә чаллылылар өчен мәйданчык кышын да, җәен дә хезмәт итсен өчен тырышлык куйдык. Без сезнең белән бергә шәһәрне төзекләндерүне дәвам итәбез. Юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзибез, шәһәрне төзекләндерәбез һәм аның чиста, пөхтә булуын телибез. Әйдәгез, 2019 елны яхшы кәеф белән уздырыйк. Быел без КАМАЗ төзелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Ярты гасыр элек чиста кырда автомобиль заводы төзегән һәм безгә матур шәһәр бүләк иткән кешеләр алдында баш иябез. Киләсе елда бер-беребезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телибез! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!" - диде мэр.

Чыршыны ачу тантанасына килгән чаллылылар өчен 15 нче балалар иҗат йорты артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләгән.

Яңа елның төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар кызы тамашачылар белән интерактив уеннар үткәрделәр.

Сидоровка бистәсендә шулай ук бәйрәм программасы башланды. Микрорайонда яшәүчеләр өчен яңартылган чыршы балкыды. Чыршы шәһәрчегендә яңа өстәмә иллюминация барлыкка килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа ел мәйданчыгын оештыру өчен акча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов тарафыннан бүлеп бирелгән.

Чаллыларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады. Шәһәр башлыгы узып баручы ел нәтиҗәләре турында сөйләде: «13 нче декабрьдә Яр Чаллыда Владимир Владимирович Путин булды. Ул КАМАЗга, шәһәрне төзекләндерүгә югары бәя бирде. Президент безнең тигез проспектларны Санкт-Петербург юллары белән чагыштырды. Бу безнең өчен бик югары бәя. Күрәсездер, соңгы елларда без юлларны актив төзекләндерәбез. Сезнең күз алдыгызда Автостанция янында искиткеч җир асты җәяүлеләр кичүе барлыкка килде, шәһәр буенча менә дигән яктырту үткәрелде. Быелдан башлап, киләсе елда да ГЭС паркын төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез, ишегалларын ремонтлауга керешәбез. Шәһәрдә яңа мәктәп барлыкка килде, тугыз балалар бакчасы ремонтланды һәм алты яңа мәктәпкәчә учреждение төзелде», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Бәйрәм кунаклары алдында ТРның атказанган артистлары Равил Галиев, Айгөл Насыйрова, Илгизәр Мортазин чыгыш ясады, «Огниво», «Виктория» вокаль ансамбле артистлары концерт номерлары чарага ямь өстәде. Утлы фаер-шоу тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Мэрия каршындагы мәйданда төп чыршы утларын 25 декабрьдә кабызачак. Яр Чаллыда яңа ел бәйрәмнәре программасы белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 20 декабрь 2019, 19:30