Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә «Иң яхшы халык дружинасы» һәм «Иң яхшы халык дружиначылары» конкурсына нәтиҗә ясау буенча халык дружиналары шәһәр штабы утырышы узды. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Надир Закиров катнашты.

Чара башында шәһәр халык дружиналарының 2019 елгы эш нәтиҗәләре белән Халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быел дружиначылар эше нәтиҗәсендә Чаллыда 75 җинаять ачылган һәм 800дән артык административ хокук бозу ачыкланган.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. «Иң яхшы халык дружинасы» конкурсында беренче урын «Татэнерго» АҖ филиалы - Чаллы ТЭЦның халык дружинасына бирелде. Икенче урынга «Татэнерго» АҖ филиалы - Түбән Кама ГЭСы  дружиначылар коллективы лаек булды. Өченче урынны «Электротранспорт» халык дружинасы яулады.

«Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы халык дружиначысы» конкурсында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге әйдәп баручы инспекторы Гөлназ Гайфетдинова җиңүче дип табылды. Икенче урынны «Татэнерго» АҖ филиалы - «Чаллы җылылык челтәрләре» квартал эчендәге җылылык челтәрләре хезмәте башлыгы Валерий Лаптев алды. Өченче урында - «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы – Яр Чаллы электр челтәрләренең  элемтә хезмәте, диспетчерлык һәм технология идарәсе электромонтеры Владимир Колпаков.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан фоторепортажны ВКонтакте социаль челтәрендә  "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Җомга, 20 декабрь 2019, 16:22