Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бүген Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының XIV съезды узды.

Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика казанышлары-бердәм эш һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте ТР президенты. 

Татарстанда республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Киләсе елда аларның саны 50гә кадәр артачак. Финанслау суммасы 55 млрд сумнан артып китәчәк. Алар арасында – илдә тиңе булмаган масштаблы, " Безнең ишегалды» программасы, аның кысаларында 3 ел эчендә 7 меңгә якын күпфатирлы йорт ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр исемлегенә юлларны, тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар җиһазларын, эскәмияләрне, урналарны, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ремонтлау, шулай ук өлешчә яшелләндерү керә. Программаның бюджеты – якынча 50 млрд сум: "Җирле органнарга программаны проектлаштырганнан алып эш сыйфатын тикшереп торуга кадәр гражданнарны активрак җәлеп итәргә кирәк", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Җомга, 20 декабрь 2019, 08:01