Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев Haier Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде. "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты предприятиедән суыткычлар өчен савытларга заказ бирә. С.П. Титов исемендәге Катыргы-кәгазь комбинаты хезмәттәшлекне үстерү өчен махсус Jumbo Италия җиһазларын сатып алган. Гофротара җитештерү фабрикасында линия урнаштырылган, аның җитештерүчәнлеге – сәгатенә 1800 бит. Бу - Россиядә мондый беренче җиһаз һәм ул - БДБдагы иң зур линия.

«Без аларга төп клиентларның берсе буларак карыйбыз. Менә бу Джамбо линиясен әзерләү өчен зур габаритлы төргәкләрне алар өчен сатып алдык. Бу - монтаж һәм җиһазларны исәпкә алып, якынча 5,5 млн евро инвестицияләре. Алар безне шундый батырлыкка этәрде!» - дип уртаклашты Андрей Фомичев. Шулай ук С. П. Титов исемендәге ККК "Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Шулай итеп, алар «Хаят Кимья Россия» продукциясе өчен тартмалар чыгара.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2019, 16:57