Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты җитештерүне модернизацияләүгә юнәлдерелгән. Соңгы ике елда биш яңа проект эшләп килә. Бу хакта комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев сөйләде. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен экскурсия үткәрде.

2019 елда комбинат җитештерүне модернизацияләүгә 2 млрд сум инвестиция керткән. Аларның күбесе –Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырылган проектлар. Мәсәлән, катыргы фабрикасында агымдагы ел башында Австрия ANDRITZ фирмасының яңа җиһазлары белән модернизацияләнгән катыргы ясау машинасы эшли башлады. Бу продукциянең бер квадрат метрына 150 граммга кадәр күп сыешлы сортларында катыргы ясау машинасының тизлеген минутына 700дән 800 метрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде.

Предприятиедә шулай ук җитештерү процессларының экологик куркынычсызлыгын арттыру юлларын да тапканнар. Мәсәлән, гофротара җитештерү фабрикасында җитештерүчәнлеге 100 мең куб  метр булган калдыкларны бетерү буенча вакуум системасын эшләтеп җибәрделәр. Проектны тормышка ашыру вентиляция системасын оптимальләштерү, электр һәм җылылык энергиясенә чыгымнарны киметү мөмкинлеге бирде. Фабрика чистартылган һава алды, гомуми алмаштыргыч вентиляция кулланыла, бу аеруча көзге-кышкы чорда мөһим.

Шулай ук катыргы-кәгазь комбинаты барабанлы гидроболгаткычта кәгазь сүс җитештерү технологиясен кертте. Анdritz Австрия фирмасының яңа технологиясе тәүлегенә 1200 тоннага кадәр макулатура массасы җитештерергә мөмкинлек бирә.

Предприятиедә зур габаритлы гофротара ясау өчен Jumbo яңа линиясе барлыкка килде. Бу Россиядә мондый беренче җиһаз. Линия Haier Кытай компаниясенең заказларын үтәү өчен махсус сатып алынган. "Jumbo" линиясен урнаштыру аеруча мөһим проект – предприятие Наіег компаниясе өчен зур гофротаралар белән төп тәэмин итүче булу бурычын куя.

Журналистларга шулай ук гофротараның автоматлаштырылган күпяруслы складын күрсәттеләр. Предприятиедә физик хезмәт минимальләшкән.

Һәр заказның үз коды бар.

Производство буенча экскурсиядән соң матбугат конференциясе булды, аның барышында Андрей Фомичев 2019 елга нәтиҗәләр ясады, предприятиенең 2020 елга планнары белән уртаклашты, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.

"Комбинат быел 11 млрд сумлык керем алу бурычын куйды. Табыш буенча 5,4% артым бирдек. Узган ел белән чагыштырганда бездә табыш үсеше якынча 20% тәшкил итә. Табышны арттырсак, инвестицияләр, салымнар, керемнәр буенча да арткан. Бу коллектив алдына куйган бурычларны хәл итү буенча билгеле бер оптимизм тудыра. Без Россиядә макулатурадан сыйфат буенча иң яхшы катыргы кәгазен эшлибез, дип горурланып әйтә алам!"- диде Андрей Фомичев. 

 "Без ике катлы целлюлозалы бәдрәф кәгазе чыгарырга ниятлибез һәм сез тиздән аны кибетләрдә күрәчәксез. Бу елның икенче яртысында булыр дип уйлыйм. Монда без «Хаят Кимья Россия» белән кисешербез дип уйлыйм", – дип өстәде ул. Шулай ук предприятие икенче мәйданчыкны – Клинеда (Мәскәү өлкәсе) төргәк җитештерү заводын үстерергә планлаштыра. Бүгенге көндә комбинатта уртача хезмәт хакы 76 мең сум тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2019, 16:49