Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Яңа автомобиль ачкычларына Яр Чаллының өч учреждениесе – 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, «Заря» спорт мәктәбе һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге ия булды.

ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

 Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, смотр-конкурска йомгак ясау республика муниципаль берәмлекләре советы съезды алдыннан күркәм традициягә әйләнде. «Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр менә дигән автомобильләр алачак, алар сезгә йөкләнгән бурычларны мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Уртак эшебез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Үз эшебездә без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә җирлек дәрәҗәсенә таянабыз», - дип ассызыклады республика президенты.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте

Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2019, 14:42