Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Давыдова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Анна Ивановна ТАССРның Биектау районы Гарь авылында  күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Шунда ук 4 сыйныф тәмамлый, сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң Анна Ивановна кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр. 

Яр Чаллыга 2017 елда күчеп килә. Хәзер ветеранның дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Анна Ивановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2019, 13:45