Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда балалар язучысы, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәрнең 70 яшенә багышланган юбилей кичәсе узды. Бүгенге көндә ул балалар һәм яшүсмерләр өчен 12 китап авторы,  Абдулла Алиш, Эдуард Касыймов һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты .

Әдәби-музыкаль кичәне "Ачык капка" әсәреннән өзек белән, Татарстан Республикасының халык артисты Фоат Зарипов һәм 29 гимназия укучылары башлап җибәрде. Алып баручылар шагыйрьнең гаять кызыклы тормышы, аның иҗади юлы турында сөйләделәр. Юбилярга тәбрикләү сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов мөрәжәгать итте һәм Рәшит Бәшәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды. Аннан тыш шагыйрьгә котлау сүзләрен һәм теләкләрен драматург, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм  шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Газинур Морат җиткерделәр.

 Юбилей кичәсен "Замана" Бөтенроссия конкурслары лауреатлары, "Моңлы курай" курайчылар ансамбле, 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе укучылары, "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 13 нче балалар сәнгать мәктәбе педагогларының вокаль ансамбле һәм башкалар үз концерт номерлары белән бизәделәр.

Шулай ук истәлекле вакыйга белән юбилярны Чаллы язучылары Рәзинә Мөхиярова һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы бүлекчәсе Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, ТР Кукмара районы якташлары исеменнән Айрат Зәйнуллин котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 52 нче мәктәп, 2, 29 һәм 54 нче гимназия укучылары Рәшит Бәшәрнең шигырьләрен укыдылар, һәр укучыга шагыйрь татлы бүләкләр тапшырды. Кичә ахырында барлык катнашучылар бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2019, 09:32