Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә 31 декабрьне ял көне дип игълан итте. Шулай итеп, елның соңгы көненнән ял көне, 28 декабрьгә, шимбә көненә күчерелә. Мондый карар "Инстаграм"да  халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча кабул ителгән, анда халыкның 90%ы 31 декабрьдә эш көне булмасын өчен тавыш биргән. "Бүген боерыкка кул куелды – 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31ендә ял итәбез. Республика территориясендәге барлык оешмаларны да аңа кушылырга чакырам. Якынлашып килүче Яңа ел белән", - дип язды Рөстәм Миңнеханов "Инстаграм"да.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрь 2019, 08:38