Мы в социальных сетях

Яңа ел төнендә шәһәр үзәк чыршысында җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 150 полиция хезмәткәре һәм 42 Росгвардия хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Дүрт ЮХИДИ экипажы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклаячак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары – полиция башлыгы Руслан Бәдретдинов сөйләде. Кайбер чыршы мәйданчыклары 10 декабрьдән эшли башлады инде. Якын көннәрдә тагын алты урында эшләтеп җибәрү, ә 25 нче декабрьдә тантаналы рәвештә шәһәрнең үзәк чыршысын ачу планлаштырыла.

"Чаралар башланыр алдыннан кинолог белгечләр һәм саперлар шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар эзләү буенча чаралар үткәрү урыннарын тикшерәчәкләр. Гражданнарны чыршы шәһәрчекләре территориясенә кертү контроль-үткәрү пунктларын булдыру ярмәмендә тикшерү чаралары уздыру юлы белән оештырылачак", – дип билгеләп үтте спикер.

Руслан Бәдретдинов сүзләренчә, Раштуа төнендә, дини йолалар үткәрелә торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүгә 34 полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Бу көннәрдә өстәмә рәвештә шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, ирекле халык дружиналары һәм «Форпост» яшьләр оешмасы әгъзалары җәлеп ителәчәк.

"Бәйрәм чорында алкогольгә каршы законнарны бозу, шулай ук алкоголь һәм спиртлы матдәләр белән агулану очраклары арта. Моннан тыш, алкогольгә каршы законнар өлкәсендәге таләпләрне тайпылышсыз үтәү һәм Яңа ел чаралары үткәрү урыннарында һәм чыршы шәһәрчекләре территориясендә спиртлы эчемлекләр сатуны булдырмау буенча чараларны оештыручылар белән тиешле эш алып барырга кирәк", - дип өстәде ул.

«Максатлар һәм бурычлар аңлаешлы. Көч һәм чаралар җитәрлек дип уйлыйм, бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында җәмәгать куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итүгә бурычлар куелды», – дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 08:54