Мы в социальных сетях

Шәһәрнең ике мәйданчыгында «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре ачылды. «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкка һәм Ипподром территориясендә узган ярминкәләрдә Татарстан Республикасының 19 муниципаль районыннан кошчылар катнашты. Чаллылылар өчен 18 тоннадан артык каз, үрдәк, күркә, тавык ите китерелде. Мамык-каурый әйберләренә, каз маена ихтыяҗ зур булды. Мәйданчыкларда тере, туңдырылган, ысланган казлар сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенең бөтен ассортименты: ит-сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчә, казылык, икмәк-күмәч, бал, ярма, он, ашлык, балык, йомырка һәм башка бик күп продукция сатылды.

«Южный» агросәнәгать паркы территориясендә кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Татпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Ренат Бикбов та булды. Ярминкә мәйданчыкларында барлыгы 262 сәүдә урыны булдырылган, 160 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Иртәгә ГабдуллаТукай яр буендагы «Төзүче» стадионы каршында һәм Ипподром территориясендә  ярминкәләр үз эшен дәвам итәчәк. Киләсе атнада шулай ук Яңа ел алды тематик ярминкәләре һәм традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак: 21 декабрьдә расланган өч мәйданчыкта, 22 декабрьдә Габдулла Тукай яр буенда һәм Ипподром территориясендә үтәчәк.

Шулай ук 21 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак, анда киң ассортиментта җитештерелә торган продукция тәкъдим ителәчәк.

Шимбә, 14 декабрь 2019, 14:40