Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән кичке сәфәр ГЭСның Мәдәният һәм ял паркында узды. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Комсомол районы башлыгы Александр Кислов, җаваплы затлар һәм журналистлар белән бергә парк территориясен реконструкцияләүнең беренче этабы белән танышты.

Ял зонасын реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 100 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә шуның 60 млны эшкә җигелгән. 11 мең кв м брусчатка җәелгән, һәр 2 км да яктырту җайланмалары урнаштырылган. Скамьялар әлегә элеккегеләр тора, әмма төзүчеләр билгеләп үткәнчә, бу вакытлыча гына. Яз көне үк кече архитектура формалары, уен һәм спорт мәйданчыклары, яңа скамьялар урнаштыру башланачак. Чаллылылар борчылу белдергән чаңгы юлы сакланачак. Һава шартлары уңай торганда ул төзекләндереләчәк. 

Кич булуга карамастан, паркта кеше күп иде: халык скандинавия йөреше белән шөгыльләнде, коляскалар, этләр белән йөрде. Парк территориясен карап чыккан вакытта Наил Мәһдиев шәһәр җитәкчелегенең биш ел элек әлеге ял итү зонасында агачларны кистерүдән ничек саклап калуы турында искә төшерде.

«2014 елда без бу паркта күпфатирлы торак йорт төзелеше өчен урын бүлеп бирелгәнлеген ачыкладык. Бу җир участогын алган кешеләр белән судлаштык. Кызганычка каршы, судны ота алмадык. Документлар  төзүче төзи ала торган итеп рәсмиләштерелгән иде. Судтан соң ук инвесторларга очрашуга бардык, ә бу кешеләр – чаллылылар, сөйләшүләр өстәле артына утырдылар. 600дән артык нарат киселергә тиеш иде. Без аларны икенче бер участокка алыштырырга күндердек. Паркны саклап калырга теләвебезгә бик озак ышанмадылар, бу участокны алырга һәм башка кемгәдер бирергә телибез дип уйладылар. Әнә шулай без паркны һәм 600дән артык агачны саклап кала алдык», - дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Паркта йөрүче чаллылылар тудырылган шартлар өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Шәһәр халкы паркны җыештыру буенча өмәләрдә катнашуларын билгеләп үттеләр. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче актив чаллылылар  бер көндә парк буенча 10 мең адым узулары турында мэр белән уртаклаштылар.

"Сезнең адымны саный торган җайланмагыз бармы? Менә минем  5 мең 300 адым күрсәтә, әмма мин сезнең кебек 10 мең адым үтәргә тырышам. Бу - йөрәк өчен дә, гомумән, сәламәтлек өчен дә файдалы", – дип уртаклашты мэр өлкән буын вәкилләре белән.

Якындагы 10 нчы мәктәп укучылары тренерлары белән бергә паркка йөрергә киләләр. Балалар мэр белән очрашуны телефонга төшереп калырга теләп, Наил Мәһдиевны уратып алдылар.

Наил Мәһдиев шулай ук утыртылган агачларга игътибар итте. Яшь баланнар паркта бу көздә Яр Чаллы полиция гарнизоны хезмәткәрләре ярдәме белән барлыкка килде.

"Бу – кул көче белән эшләнгән парк. Чаллылылар, аны ярты гасыр элек салып, киләчәк буыннар турында уйлаганнар. Безнең бурыч – табигать ландшафтына җитди үзгәрешләр кертмичә, паркның икенче сулыш һәм икенче тормыш алуын тәэмин итү. Минемчә, без моны эшли алдык. Парк территориясе – 34 га, бу бик яхшы проект, аны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Шәһәр – ул КАМАЗ, төзелеш индустриясе, сәнәгать һәм предприятиеләр генә түгел, ә аның халкы өчен уңайлы мохит. Без аны булдырырга тырышабыз", - дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев.

Паркны төзекләндерү киләсе елда да дәвам итәчәк. Очрашу ахырында Комсомол районы башлыгы тиздән паркка 10 тиен китерәчәге турында сөйләде. Ял итү зонасын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары быел февральдә узган иде.

Җомга, 13 декабрь 2019, 11:10