Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Һәр кошка җимлек» дигән җимлекләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала. Катнашучыларга ата-аналар һәм педагоглар ярдәмендә теләсә нинди материалдан һәм теләсә нинди кошлар өчен җимлек ясарга кирәк. Җиңүчене берничә номинациядә сайлап алачаклар: иң практик җимлек (җимлекнең барлык төп стандартларына, кошлар өчен керү иреге); иң оригиналь җимлек (гадәти булмаган конструкцияне куллану, идеянең оригинальлеге һәм җитештерүдә техник чишелешнең оригинальлеге) иң ышанычлы җимлек (конструкциянең ышанычлылыгы, һава шартларыннан саклану).

Конкурс җимлекләре 13 декабрь көнне 17:00 сәгатькә кадәр 4нче балалар экология-биология үзәгендә  (яңа шәһәр 18/09) Школьная урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә.

16 декабрьдә бәяләү комиссиясе конкурска йомгак ясаячак. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәләр,  катнашучыларга сертификатлар бирелә. Конкурска тапшырылган җимлекләр мәгариф оешмалары территорияләрендә, микрорайоннарда, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә эленә.

Җомга, 13 декабрь 2019, 13:24