Мы в социальных сетях

"XXI гасыр лидеры" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре Бөтенроссия конкурсының федераль этабында биш Чаллылы катнаша. Конкурсның федераль этабында Татарстан Республикасыннан 12 кеше көч сынашачак ,шуларның бишесе – чаллылылар.

Яр Чаллы данын «Шәһәр студентлар советы» рәисе, КАИның Яр Чаллы филиалы студенты Денис Идрисов, «Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар» оешмасы җитәкчесе Елена Рассолова, «Балалар оешмалары Советы» җирле бүлеге рәисе Дарья Майорова, «Балалар мәрхәмәтлеге ордены» лидеры Алия Норова һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидеры Анна Ворожцова яклаячак.

Мәскәүдә узган конкурста 2019 елда бөтен Россиядән булган төбәк этапларында 200дән артык җиңүче катнаша. Конкурсның федераль этабы үз эченә өч блокны ала: база, вариатив һәм мәгариф. Конкурсның федераль этабы кысаларында мәртәбәле кунаклар белән очрашулар, лекцияләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, дебатлар һәм төп спикерлар белән дискуссия мәйданчыклары узачак. Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Россия Федерациясе Президенты премиясенә кандидатлар булачак, аның күләме 120 мең сум тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 09:05