Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар, ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.

Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә истән чыгармау зарур. Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр аша бирелә (электрон квалификацияле имзаны ничек алу һәм куллану турында тулырак мәгълүмат).

Пенсия тупланмаларын яңа фондка күчерү турында гаризалар кабул итү 1 декабрьдә тәмамланды. Алдагы мәгълүматлар буенча, республикада 2 900дән артык гариза бирелгән. Пенсия фондының вакытыннан алда алыштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү – 2019 елдан бирле кертелгән яңа чараларның берсе. Моннан тыш, пенсия тупланмаларын күчерү турында гариза бирергә мөмкин булган каналлар исемлеге дә чикләнгән. Ике үзгәреш тә пенсия тупланмалары акчаларын күчергәндә мөмкин булган югалтулар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук аларны бер иминләштерүчедән икенчесенә күчергәндә алдау очракларын булдырмау өчен юнәлдерелгән.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 08:10