Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Советының XXXIV утырышында депутатлар кайбер урамнарның һәм тукталышларның исемнәрен расладылар. Әйтик, «Яр буе» торак районындагы урамнар: «Александр Зотов урамы»,«Нәҗип Зыятдинов урамы», «Габдрәүф Каюмов урамы» дип аталачак.

Зотов Александр Васильевич – КАМАЗ төзелеше ударнигы,«Камгэсэнергострой»ның Шәһәр төзелеш идарәсендә данлыклы ташчылар бригадиры, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Мактау билгесе» орденнары, «Хезмәттәге аерымлыгы өчен» медале, СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнгән.

Зыятдинов Нәҗип Зыятдин улы – Социалистик Хезмәт Герое. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1943 елда үзе теләп фронтка киткән. Белоруссиядәге сугышларда катнашкан өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Өченче тапкыр каты яраланганнан соң ул комиссован була. 1945 елда туган ягына әйләнеп кайта. Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Мактау билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденнары, медальләр, шулай ук Татарстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән югары исемгә лаек булган.

Каюмов Габдрәүф Габделхак улы 1966 елда бөртекле ашлык, терлек азыгы культуралары җитештерүне арттыруда һәм әзерләүдә ирешкән уңышлары һәм техниканы югары җитештерүчәнлектә куллануы өчен Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале бирелеп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары, «Чирәм җирләрен үзләштергән өчен» медале, СССР ВДНХсының алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнгән.1987 елда Габдрәүф Габделхак улы гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп килә һәм 1996 елга кадәр «КАМАЗ» заводында слесарь-инструментчы булып эшли, Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советы әгъзасы була.

Җомга, 6 декабрь 2019, 12:27