Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге өчен» премиясен алуга конкурста җиңүләре белән котлады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 4-5 декабрьдә Мәскәүдә «Медицина һәм сыйфат – 2019» XII бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды, аның кысаларында пациентлар һәм медицина персоналы өчен куркынычсызлык принциплары тормышка ашырылган Россия Федерациясенең иң яхшы учреждениесе конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

«Бездә, Кама аръягында уникаль Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе бар. Биредә һәр гомер өчен, сәламәтлекнең һәр тамчысы өчен көрәшә торган зур йөрәкле чын профессионал кешеләр эшли. Ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек, бәхет һәм күңел җылысы телим!» – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина учреждение коллективына.

Татарстан Республикасының «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе Мәскәүнең «Медицина» һәм Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе кебек эре клиникалар белән беррәттән «Медицина оешмасы – медицина эшчәнлеге сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итүдә лидер» номинациясендә җиңүче булды.

Җомга, 6 декабрь 2019, 11:28