Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда Күпфункцияле үзәктә булды. Ул Кол Гали бульварында «Минем документлар» КФҮнең Үзәк офисына килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу – Татарстан Республикасында иң зур офис, ул көненә өч меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә ала.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Президентка КФҮнең өстенлекләре турында сөйләде. «Бер тәрәзә» принцибы буенча Яр Чаллыда «Минем документлар» республика офисында 160 федераль, республика һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә. Хезмәт күрсәтү процедуралары килүчеләрнең вакытын янга калдырырга һәм финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә.

«Бу офиста килүченең көтеп тору вакыты – дүрт минут. Бу бик яхшы күрсәткеч, чөнки гариза бирүчегә регламент буенча 15 минут вакыт бирелә,– дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең Күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова.

Рөстәм Миңнеханов үзәкнең бүлмәләрен карады, күрсәтелә торган хезмәт төрләре белән танышты, шулай ук КФҮгә килүчеләр белән аралашты.

Мисал өчен, КФҮдә исәп-хисап өчен бүлмә, ана һәм бала өчен аерым бүлмә, балалар зонасы бар. Бина һәм территория барлык «уңайлы мохит» элементлары белән җиһазландырылган, шул исәптән аз мобильле килүчеләр өчен махсус зоналар да, гаджетларны зарядкалау өчен розеткалар, Wi-Fi, дәүләт учреждениеләренең хезмәт порталларына яки электрон сервисларына керү өчен файдаланырга мөмкин булган кунак компьютерлары, уңайлы көтү зонасы да каралган.

Исегезгә төшереп үтик, КФҮнең «Минем документлар» Үзәк офисы 11 мартта Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча ачылды. Бу вакыт эчендә ул 215 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән.

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 18:34