Мы в социальных сетях

Автозавод районында инвалидлар декадасы дәвам итә. Бүген «Орион» яшьләр үзәгендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр арасында «Кулга кул тотыныйк, дуслар!» дип исемләнгән сәнгать иҗаты конкурсы узды.

Жюри өч номинациядә иң яхшы номерларны билгеләргә тиеш иде: «Вокал», «Нәфис сүз», «Инструменталь башкару» номинацияләрендә. Иҗади конкурста катнашуга 50дән артык кеше заявка бирде, аларның күбесе «Орион» яшьләр үзәгендә эшләүче «Надежда» клубында шөгыльләнә һәм Сукырлар җәмгыятендә тора.

Чарада катнашкан барлык артистлар да истәлекле призлар һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 16:13