Мы в социальных сетях

Чаллыда «Яңа ел хыялы» хәйрия акциясе старт ала. Проект шәһәр Укучылар советы депутатлары инициативасы буенча инде 15 ел эшләп килә. Бу вакыт эчендә ике меңнән артык бала һәм яшүсмер хыялы тормышка ашты. Декабрь аенда шәһәр укучылары теләктәшлек ярминкәләре уздыралар, макулатура тапшыралар, ә җыелган акчага авыр тормыш хәлендә калган балаларның теләкләрен чынга ашырырга тырышалар. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен якындагы мәктәпнең укучылар советы спикерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 17:03