Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре 241,5 млрд сумлык товар төяп озаткан. Агымдагы елның тугыз аенда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Җитештерү күләмнәре 100% дәрәҗәсендә үсешне түбәндәге җитештерү төрләре тәэмин итте: автотранспорт чаралары, прицеплар һәм ярымприцеплар (103,1%); әзер металл әйберләр һәм металлургия (103,1%); азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр (112,8%); төзелеш индустриясе (116,9%); электр җиһазлары (125,7%), кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр (99,0%), азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләре (99,4%). «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте икътисадый үсешкә уңай өлеш кертә. Аның шәһәр икътисадында өлеше якынча 40% тәшкил итә. Тугыз айда конвейердан 23 452 йөк автомобиле төшкән. Предприятиенең гомуми табышы 107,1 млрд сум тәшкил иткән. Бу шул ук чор белән чагыштырганда 9 млрд сумга күбрәк. Үсеш компаниянең экспорт базарындагы уңышлары, пассажир транспорты юнәлешенең көчәюенә, шул исәптән электробуслар җитештерү һәм сату өлешендә дә бәйле. «КАММИНЗ КАМА», «АСТЕЙС» , «Сатурн», «Домкор Индустрия», «Федерал-Могул Яр Чаллы», «Начало» һәм башка предприятиеләрдә дә сәнәгать җитештерүе күләмнәре үсүгә ирешеләчәк. 

2019 елның тугыз аенда ваклап сату әйләнеше 114,4 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсендә.

«Агымдагы елның сигез аенда уртача айлык хезмәт хакы 38561,6 сум тәшкил итте һәм 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,4%ка артты. Реаль хезмәт хакы 1,7%ка арткан», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

Шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл тотрыклы саклана. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1161 кеше теркәлгән.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 08:35