Мы в социальных сетях

7 ноябрьдә 18:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә һәм 8 ноябрьдә көндез республика юлларының аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин. Киләсе тәүлектә автокалада аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар. Һава температурасы нык түбәнәю көтелә: төнлә +3..-2°, көндез 0..+3°.

Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 14:24