Мәскәүдә «Беркетмә хезмәте» V Халыкара форум-күргәзмәсе узды. Анда Россия һәм чит ил экспертлары беркетмә, имидж, этикет, җәмәгатьчелек белән элемтәләр, сервис хезмәтләре, рәсми чараларны оештыручылар катнашты.
Форум кысаларында "Беркетмә, имидж һәм этикет өлкәсендә илкүләм премияне" тапшыру тантанасы үтте. Бер номинациядә җиңүне Чаллы кызы яулады. «Балалар белән эшләү буенча иң яхшы авторлык программасы» дип "Этикет мәктәбе" җитәкчесе Наталья Лызлованың эше танылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 11:35