Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 23 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Әниләр көне»нә багышланган «Әни исемле йолдыз» шәһәр конкурсы узачак. Бәйгедә катнашырга 30 яшькә кадәрге бер һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләр чакырыла (баланың катнашуы мәҗбүри). Конкурс ике турдан тора – сайлап алу һәм финал. Сайлап алу туры 16 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә «Бригантина» яшүсмерләр-яшьләр клубында түбәндәге адрес буенча узачак: Тынычлык проспекты, 16/14. Гаризалар 14 ноябрьнең 20:00 сәгатенә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: pmk.burevestnik@yandex.ru сайлап алу турының нәтиҗәләре сайтта урнаштырылачак: http://podrostokchelny.ru/. Барлык катнашучылар да конкурсның оештыру комитетына гаиләне, аның кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен, "ана наказын" тәкъдим итәләр, анда улларына, кызларына, үсеп килүче буынга теләк белдерәләр. Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.

Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 14:00