Мы в социальных сетях

9 ноябрьдә Яр Чаллыда «Хокук көне» узачак. Чара беренче тапкыр үткәрелә һәм Боз сараенда оештырылачак. 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр юристлар, юридик агентлыклар, адвокатлар коллегияләре вәкилләре чаллылыларга хокукый мәсьәләләрдә бушлай консультация бирәчәкләр. "Юридик хокукның барлык юнәлешләре буенча белгечләр тәкъдим ителәчәк. Бу – хезмәт, салым законнары, гаилә хокукы. Эшмәкәрләрнең Җир кодексы, Җир һәм күчемсез милекнең кадастр бәясе буенча сораулары бик күп",-дип сөйләде Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы Рәисе урынбасары Венера Иванова.

Җомга, 8 ноябрь 2019, 08:29