Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының "Яран гөл" балалар музыка мәктәпләре укытучылары вокаль ансамбле "Вдохновение-2009" Бөтенроссия талантлар конкурсында җиңү яулады. Конкурс төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча дистанцион формада үткәрелде. "Ак калфак" һәм "Әңгәри - гери-күә-күә" дигән ике татар халык җырының видеоязмалары конкурсны оештыру комитетына тәкъдим ителде. Вокаль ансамбль I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Ансамбль белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - Әнәс Фәйрушин җитәкчелек итә.

Дүшәмбе, 28 октябрь 2019, 09:16